Мәзәкләр
Ял бүлмәсе

Мәзәкләр

– Иптәш табиб, мин авырыйм. Миңа нишләргә? – Тизрәк терелергә инде.

* * *

Автобуста. Контролер:
– Иптәш, сезнең проездной сентябрьнеке, ә хәзер октябрь. Билет алыгыз.
– Сез бигрәк инде. Минем проездной сентябрьнеке, ә сез октябрьдә тикшереп йөрисез. Ничек әле декабрьне көтмәгәнсез…

* * *

Уйланулар.
«Машинада руль артында барам, бөтен җәяүлеләр – юләр».
«Җәяү барам, бөтен машина йөртүче – юләр».
«Велосипедта барганда, барысы да юләр, бер мин – акыллы».

* * *

Өстәл янында. 
– Улым, ник аны бөтен өстәл буйлап ятып кулың белән үреләсең, телең юкмыни? 
– И-и-и әни, телем белән үрелсәм, бөтенләй дә ала алмаячакмын.

* * *

– Иптәш табиб, мин авырыйм. Миңа нишләргә?
– Тизрәк терелергә инде.
– Әй, рәхмәт Сезгә!

* * *

Крокодил Гена белән Чебурашка төнлә поездда баралар икән. Берзаман вагон селкенүгә нәрсәдер дөбердәп килеп төшкән.
– Чебурашка, нәрсә килеп төште анда?
– Әй, минем йокы күлмәге ул!
– Ә нишләп шулкадәр дөбердәде?
– Мин аны салырга җитешмәдем.


Нет комментариев