Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Мәзәкләр

Яшүсмернең бүлмәсенә кереп чыгу зур сәүдә үзәгенә кереп чыгу белән бер. Карап кына чыкмакчы буласың, ләкин алты стакан, ике тәлинкә, өч калак, дүрт сөлге һәм тагын башка бик күп чүп төяп чыкканыңны сизми дә каласың.

***

Камил дусты Саматның утырып утын ярганын күргән дә:

– Нишләп аны утырып ярасың? – дип сораган.

Самат:

– Ятып ярып караган идем дә, килеп чыкмады, – дип җавап биргән.


Яшүсмернең бүлмәсенә кереп чыгу зур сәүдә үзәгенә кереп чыгу белән бер. Карап кына чыкмакчы буласың, ләкин алты стакан, ике тәлинкә, өч калак, дүрт сөлге һәм тагын башка бик күп чүп төяп чыкканыңны сизми дә каласың.


Бер кызчык күлләвекләр буйлап чап-тор-чоптыр сикереп йөри икән. Тәрәзәдән карап торган әнисен күргән дә:

– Әнием, тәрәзә янында торма, салкын тидерәсең, – дигән.


Ике малай сөйләшә:

– Нишләп арысланнар чи ит ашый икән?

– Чөнки алар пешерә белмиләр.


Ике керпе очраша:

– Нәрсә булды бармакларыңа, бәйләп куйгансың?

– Әй, кычыткач, аркамны кашымакчы булган идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев