Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Мәзәкләр

Көлегез, көлегез, файдасы күп, белегез.

Ике укучы сөйләшә.
— Нигә кичә дәресләр калдырдың? Кайда булдын?
— Операда.
—Ошадымы соң?
— Әйе. Бик шәп браузер икән ул!

***
— Әти, иртәгә кечкенә-ә-ә генә ата-аналар җыелышы булачак.
— «Кечкенә генә» нәрсәне аңлата инде ул?
— Ул җыелышка сине, мине һәм... директорны гына чакырдылар.

***
— Тизрәк бул инде. Мәктәпкә соңга каласың бит!— ди әнисе улына.
— Борчылма, әни, мәктәп көн буе ачык бит ул, — дип тынычландыра малай.

***
— Әти, мин сиңа бүләк ясарга булдым.
— И улым, минем өчен иң әйбәт бүләк — яхшы укуың инде ул...
— Соң инде, әти, мин сиңа галстук алдым...
***
— Әти, минем телефоным начар эшли башлады.
— Нишләп алай дисең?
— Мин әле генә Зәринә белән сөйләштем. Һәм без бер-беребезнең бер сүзен дә аңламадык. 
— Чиратлашып сөйләп карамадыгызмы соң, кызым?
***
— Улым, нишләп йоклаганда аякларыңны юрган астыннан чыгарып калдырасың?
— Минем аякларым караңгыдан курка, әни...
***
Чебурашка урамда бер сум акча таба һәм уенчык кибетенә керә.
— Миңа менә бу уенчыкты, тегесен һәм менә бусын бирегез, — ди ул сатучыга акчасын сузып.
Сатучы шаккатып торган арада:
— Тизрәк булыгыз, сдача бирергә дә онытмагыз, — дип өсти ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев