Мәзәкләр
Ял бүлмәсе

Мәзәкләр

Кыш көне һәрвакыт яз килүен көтәсең. Ә яз җиткәч...

Кыш көне һәрвакыт яз килүен көтәсең. Ә яз җиткәч, кышның китүен көтә башлыйсың.


— Мин гел башлыксыз йөрим, һәм бар да яхшы. Соңгы тапкыр кайчан авырганымны да хәтерләмим.
— Шулай була ул. Башлык киеп йөргән булсаң, хәтерең начарланмас иде.


— Улым, тышта бүген салкын, җилле, кар себерә. Ишекне әйбәтләп ябып чык. 
— Ишекне әйбәтләп япканнан тышта җылытмый да, җил дә туктамый, буран да бетми инде ул, әни...


Алинә әнисенә зарлана:
— Әни, бигрәк гадел түгел инде бу дөнья, әйме?
— Ни булды тагын, кызым?
— Яз да, җәй дә, көз дә ел буена бер генә тапкыр була. Ә кыш — бер ел эчендә ике тапкыр.


Нет комментариев