Мәзәкләр
Кечкенә Алия әнисенең өй җыештырганын карап тора икән.
Кечкенә Алия әнисенең өй җыештырганын карап тора да:
  — Әнием, сиңа ярдәм кирәкмиме? — дип сорап куя.
  — Әй кызым, кирәк шул.
  — Әти, әнигә монда ярдәм кирәк икән. Булышмассыңмы?
Кәрим белән сеңлесе Алсу зоопарктагы бассейн янында сөйләшәләр икән:
  — Абый, әнә кит йөзә.
  — Юк, сеңлем, бу крокодил, — дип төзәтмәкче була абыйсы.
  — Юк, бу кит.
  Шул вакыт судагы хайван коры җиргә чыгып ята.
  — Күрәсеңме? — ди Кәрим, — кит булса, беркайчан да коры җиргә чыкмас иде. 
  — Чепуха! Үзең күреп торасың: кайвакытта чыгалар икән, — дип үзенекен такмаклый Алсу.
— Балалар! Без бүген зоопаркка барабыз! — дип белдерү ясый тәрбияче.
  — Ә нигә? — дип сорый бер кызчык.
  — Син анда бүре, аю, төлке, куян белән танышырсың.
  — Йомры икмәк тә булачакмы соң?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев