Мәзәкләр
Ял көннәрендә 60 градус эссе булачак...
— Ял көннәрендә 60 градус эссе булачак.
  — Бу мөмкин түгел! 
  — Мөмкин. Шимбә — 30, якшәмбе — 30.
  ***
  Әти кеше газетадан чит ил командасы белән контракт төзегән футболист турында укып утыра да, бик бирелеп китап укыган малаена эндәшә:
  — Гел китап тотып утырма инде, улым, әзрәк футбол уйнап кер! 
  ***
  Бер студент француз теленнән имтихан биреп чыга. 
  — Йә, ничек, булдымы? — дип сорыйлар аннан иптәшләре.
  — Булды бугай, — дип җавап бирә студент.
  — Укытучы нинди сораулар бирде соң?
  — Каян белим соң? Ул бит французча сөйләшә!
  ***
  Рәсем дәресендә бер малай икенчесенең рәсеменә карап әйтә икән: 
  — Шәп ясагансың син! Минем сразы тамаклар ачып китте!
  — Кояш батуның ашауга нинди катнашы бар соң? — дип гаҗәпләнә тегесе. 
  — Кояш бату мыни әле бу? Ә мин тагын йомырка тәбәсе дип торам!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
 
                                                
                        
                    
Нет комментариев