Мәзәкләр
Ял бүлмәсе

Мәзәкләр

– Әтием, тәнәфестән соң футболчылар нигә урыннарын алмашалар, нигә капкаларын гына күчермиләр?..

– Бу кем тубы?

– Әллә өегезнең тәрәзәсе ватылдымы?

– Юк.

– Алайса, минем тубым.

 

– Кроссовкаларыңны нигә шул хәтле пычраттың? Әнә кара, урамда чапкан көчек тә пычракка басмый...

– Көчек яланаяк бит ул.

 

– Йә, нәнием, балет ошадымы?

– Нигә анда кызлар бармак очларына басалар – озынрак буйлыларны алып булмады микәнни?

 

– Әтием, тәнәфестән соң футболчылар нигә урыннарын алмашалар, нигә капкаларын гына күчермиләр?..


Нет комментариев