Мәзәкләр
Ял бүлмәсе

Мәзәкләр

***

— Минем хикәянең ахыры сезгә ник ошамады икән соң?
— Чөнки ул башыннан бик еракка киткән.


— Өчпочмагыңны нигә көзге каршында ашыйсың?
— Ике өчпочмак ашаган кебек була.


— Бабай, миңа әкият укы әле!
— Әллә үзең укый белмисеңме?
— Беләм.
— Алайса, ник үзең укымыйсың?
— Кемгә укыйм: минем оныгым юк бит.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев