Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Мәзәкләр

Биология дәресе бара. Укытучы болай ди:

– Нияз, бәрәңгене ни өчен тирәнгә күмеп утырталар?

– Тавыклар чүпләмәсен өчен.


– Әни, әгәр «4»ле алсам, көне буе паркта уйнарга рөхсәт итәм дигән идең.

– Әйе, улым.

– Димәк мин бүген паркта ярты гына көн уйныйм.


Өстәлне кара таплар белән чуарлап бетергән өчен әнисе малаен ачулана:

– Моны әтиең күрсә, кирәгеңне бирә.

– Күрде инде ул.

– Нәрсә диде соң?

– Әниең күрсә, кирәгеңне бирә, диде.


– Берничә төймәгә берьюлы баскач,  компьютерлар нигә чиный?

– Клавиатурада йокыга киткән программистларны уяту өчен!

***

– Мин сездән компьютер сатып алган идем. Ул үлде.

– Гарантиясе күпмегә иде?

– Гомерлек.

– Үлгән икән — гарантия беткән, димәк.

***

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев