Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Мәзәкләр

Чебурашка белән Йомры икмәк бокс ярышына рингка чыгалар.

– Колакларга сукмаска! - дип кисәтә Чебурашка.

– Башка да! - дип җавап бирә Йомры икмәк.


– «Түтәлдә кишер, суган, кәбестә үсә». Бу җөмлә нәрсәләрдән тора, Айдар?

– Яшелчәләрдән.


Саматның йокысы килми. Әтисе аның янына ята да әкият сөйли башлый. Берне сөйли, икене...

Ниһаять, бүлмәдә тынлык урнаша. Әнисе ишекне әкрен генә ачып сорый:

– Йокладымы?

– Әйе, әни.


Ике дус бәхәсләшә:

– Син тортның зуррак кисәген үзеңә алгансың, миңа кечерәген калдыргансың.

– Ә син нишләгән булыр идең?

– Мин үземә кечерәген алыр идем.

– Мин дә шулай эшләдем бит инде, сиңа кечерәген калдырдым.


Кызлар логикасы:

– Беләсеңме, мин бүген кем белән кинога барам?

– Гөлназ беләнме?

– Юк.

– Илназ белән?

– Юк инде.

– Лилия беләнме әллә?

– Юк ла.

– Кем соң алайса.

– Син аны белмисең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев