Мәзәкләр
Ял бүлмәсе

Мәзәкләр

Ике әни сөйләшә...

Ике әни сөйләшә:

– Бер тылсымлы сүз өйрәтимме?

– Нинди?

– «Интернетны сүндерәм». Шул сүзне әйтүгә, балалар кибеткә дә йөгерә, чүпне дә түгә, савыт-сабаны да юып куя, идәнне дә сөртеп алалар.


– Син кичке ашка бәрәңгене нәрсә белән ашыйсың?

– Яшел суган һәм яшел кыяр белән.

– Чипсыны дөрес сайлаганым алайса.


Әнисе улына:

– Шулай озак кайда йөрдең, улым?

– Эт белән уйнадым.

– Нинди эт? Безнең эт юк бит.

– Әй, без аның белән урамда таныштык.


Каникулдан соң беренче уку көнендә беренче дәрес бара:

– Балалар, нинди сорауларыгыз бар?

– Апа, каникул кайчан башлана?


Нет комментариев