Маҗаралы алмагач
Мансур абый Сафиннан шигъри арифметик табышмаклар.
МАҖАРАЛЫ АЛМАГАЧ
Агачта йөз алма үскән.
  Шуларның дүрттән бере
  Пешеп җитеп, 
  өзелеп төшкән: 
  Кып-кызыл, сусыл, эре.
Утыз алманы саескан
  Агачта ук ашаган,
  Унбишеннән
  тиен-дускай
  Кышка запас ясаган.
Бакчачы калган уңышын
  Җыеп, кәрзингә салган:
  Ул быел
  алмагачыннан
  Никадәр алма алган?
  ИКЕ БҮЛӘК
Утыз кәнфит 
  сатып алдым,
  Биштән берен ашадым,
  Калганының яртысыннан
  Ике бүләк ясадым.
Берсен бирдем сеңлемә,
  Икенчесен — энемә!
Хәзер үзең бел менә:
  Ничәшәр кәнфит
  салганмын
  Һәр пакетның төбенә?
  БАЛЫК ТОТТЫК
Сигез балык тотты Нәҗип,
  Бишәрне Вил һәм Мөҗип.
  Алтысы — һәйләкәр булып,
  Китте кармакны өзеп.
Тоткан балыкның яртысын
  Табада кыздырдык без:
  Ничә балык ашалганны
  Үзегез, чутлап, белегез!
  ҮРДӘКЛӘР СЕРЕ
Җиде үрдәк йөзә иде,
  Сунарчы төбәп атты:
  Өч үрдәк
  очып китсә дә,
  Ничәсе китә алмады —
  Ничәсе суга батты?..
  ГӨМБӘ ҖЫЙДЫК
Туксан гөмбә җыйган идек.
  Кортлы дүртен ташладык.
  Егермесен, өйгә кайткач,
  Кыздырып — вәт! — ашадык.
Калганын әнкәй, эшкәртеп,
  Өч банкалык тозлады:
  Чутла әле —
  һәр банкага
  Ничә гөмбә салган ул?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев