Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Кушсаң, бүлсәң, тапкырласаң...

Бар, ди, шундый ике сан: Берсен берсенә кушсаң, Берсен берсенә бүлсәң, Бер-берсен тапкырласаң — Килеп чыга бер үк сан.

Саннар сергә төренгән,

Саннар була төрледән:

Уңай саннар үрелгән

Тискәре саннар белән.

Саннардан кача алмассың,

Качсаң да син бүредән!

Бар, ди, шундый ике сан:

Берсен берсенә кушсаң,

Берсен берсенә бүлсәң,

Бер-берсен тапкырласаң —

Килеп чыга бер үк сан.

«Уйлыйм!» — диеп уйласаң,

Кулыңа каләм алсаң,

Тигезләмәләр язсаң,

Саннарны ачыкласаң,

Зирәклегеңне күрсәтсәң,

Булыр сиңа хөрмәт-дан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев