Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Күршенең телефоны айфон булып күренә (тест)

Тестның нәтиҗәсе дөрес булсын өчен, сорауларга ихлас җавап бирергә кирәк.

Тестның нәтиҗәсе дөрес булсын өчен, сорауларга ихлас җавап бирергә кирәк.

1. Туган көнеңә нәрсә бүләк итсеннәр иде?

А. Дустымныкы кебек супер текә телефон.

В. Берәр матур әйбер инде.

Б. Беркемдә дә булмаган эксклюзив нәрсә.

 

2. Сыйныфташың яңа дизайнлы кроссовки алса, синең дә шундыйны ук аласың килә башлый.

В. Юк. Минем үземнең стиль.

А. Шундыйны ук алыр өчен барлык кибетләрне йөреп чыгачакмын.

Б. Бик шәп, матур булсалар, мин дә алырга теләр идем.

 

3. Син яңа планшет (ноутбук яки телефон) турында хыялланасың, чөнки сыйныфта барысында да диярлек шундый ук.

В. Юк. Минем бит иске планшетым (ноутбук, телефон) бар. Яңасын алу акча әрәм итү генә.

Б. Бик кирәкле һәм яңа функцияләргә бай булса гына.

А. Көн дә әти-әнидән сатып алуларын үтенәм.

 

4. Синең янга тылсымчы очып килде һәм теләсә нинди теләгеңне үтәргә әзер, ди. Ни сорар идең?

В. Кешедә булмаган берәр супер-көч. Мәсәлән, кешеләрнең уйларын белергә яки очарга теләр идем.

А. Күрше подъезддагы Мәликәнеке кебек джинсы чалбар.

Б. Электән үк хыялланган бер теләгемне үтәсен иде.

 

5. Мәктәп тормышына ничек карыйсың?

 А. Сыйныфташларым артык сөенәләр кебек. Кечкенә нәрсәләр өчен дә шатланалар. Туйдырдылар инде.

Б. Уртача. Мәктәпне артык яратам дип әйтә алмыйм. Һәр нәрсәдә плюслар һәм минуслар бар бит инде.

В. Шәп. Монда күп нәрсәгә өйрәнәсең, дуслар белән аралашасың.

 

6. Берәр ярышларда, конкурсларда катнашканда көндәшләреңә мөнәсәбәтең нинди?

А. Ялгышсын дип телим.

В. Гадел уйныйм, иң мөһиме уен кызык булсын.

Б. Көндәшем булса да, аның җиңүенә сөенәм.

 

7. Үзеңне башкалар белән еш чагыштырасыңмы?

В. Юк.

Б. Вакыт-вакыт була. Әмма һәр кешенең үзенчәлеге, үзбәясе булуын аңлыйм.

А. Еш кына.

А – 3, Б – 2, В – 1

 

17-21 балл.

Көнчелек азмы-күпме барыбызга да хас инде. Ләкин син бу хисне йөгәнли алмыйсың.  Һәрвакыт үзеңнән канәгать булмау, гел үзеңне башкалар белән чагыштыру сине усалландыра. Ә усал кеше беркемгә дә ошамый. Сиңа, чыннан да, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Беренче эш итеп үзеңдә булган яхшы сыйфатларны санап чык әле. Күрдеңме, үзеңдә дә яхшы нәрсәләр күп икән бит. Шулай булгач, әйдә бүгеннән шул сыйфатларны үстерү өстендә эшли башла. Кешедә булган нәрсәне үзеңдә булдырасың килгәч тә яхшылап уйла, чынлап та, кирәкме соң ул сиңа? Әти-әниеңнән рөхсәт сора, алар белән киңәшләш. Акчаны эшләп алалар, кирәк булмаган нәрсәләр сорап гаиләгезгә артык чыгымнар китермә.

 

11 -16

Синдә көнчелек бар. Ләкин син аны дөрес файдаланасың. Башкаларда булган яхшы сыйфатларны күреп, шундый булырга омтыласың. Әйтик, сыйныфтагы яхшы укучы кебек булырга теләп,  өй эшен яхшылап әзерлисең, өстәмә мәгълүматлар өйрәнәсең. Спорт ярышларында көндәшлек хисе сине беренче булырга өнди. Башкалардагы матур киемнәр, төрле нәрсәләргә карап кызыксаң да, син бу әйберне алыргамы-юкмы икәнен мөмкинлекләреңнән чыгып хәл итәсең. Шулай да бик нык ошап китсә, сирәк кенә шуннан да яхшырак нәрсә алырга омтыласың.

 

0-10

Син көнчел түгел. Дусларыңны ничек бар, шулай кабул итә беләсең. Үзеңнән бар яклап та канәгать. Син үз-үзең белән гармониядә. Кыйммәтле нәрсәләргә кызыга белмисең. Үзеңә ошаган, уңайлы әйберләр генә аласың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев