Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Кемгә сөйлим серләремне?

Үзегезне сынап карагыз

1. Син дустыңның уңышларына чын күңелдән сөенәсеңме? 
Әйе.          Юк.

2. Бер сәбәпсез дустыңа шалтыратасыңмы? 
Әйе.          Юк.

3. Дустың белән вакытны күңелле үткәрәсеңме? 
Әйе.          Юк.

4. Дустыңа һәрчак дөресен сөйлисең һәм аңа да ихлас киңәшләр бирәсеңме? 
Әйе.          Юк.

5. Башкаларга дусларың турында сөйлисеңме? 
Әйе.          Юк.

6. Син дустыңның кызыксынуларын һәм хоббиларын беләсеңме, теләкләрен үтисеңме? 
Әйе.          Юк.

7. Дустың яшерен серләрен сиңа ышанып сөйлиме? 
Әйе.          Юк.

8. Дустың белән очрашулар сине шатландырамы? 
Әйе.          Юк. 

9. Син дустыңны хөрмәт итәсеңме? 
Әйе.          Юк.

10. Дустыңның кәефен ничек күтәрергә икәнне беләсеңме? 
Әйе.          Юк.

11. Әгәр дустың бәла-казага юлыкса, ярдәм күрсәтәсеңме? 
Әйе.          Юк.

12. Дустың белән уртак кызыксынуларың күпме? 
Әйе.          Юк.

13. Сезнең дуслыкны тигез хокуклы дип атарга мөмкинме? 
Әйе.          Юк.

14. Дустың белән очрашканнан соң, рухланып-канатланып китәсеңме? 
Әйе.          Юк.

Нәтиҗә
«Әйе» җаваплары күбрәк.
Син дустыңны яратасың, аның кадерен беләсең һәм теләсә кайсы секундта ярдәмгә килергә әзер. Аның эшләре белән даими кызыксынасың, киңәшләр бирәсең, кирәк булганда ярдәм итәсең. Күпләргә синнән өйрәнергә кирәк, син чын дус сыйфатларына ия! 

«Юк» җаваплары күбрәк.
Дусларың бар, ләкин синең аларга карата мөнәсәбәтең ихлас түгел. Дустыңа алмашка берни дә бирмисең диярлек. Шуңа күрә сезнең дуслыгыгыз бик төпле түгел. Киңәшебез шул: дусларыңның кадерен бел, югыйсә тиздән алар синең яныңда калмас.

Фото Фрипик сайтыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев