Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Кем үпкәләтте? (мәзәкләр)

Куян шулай бара икән урман буйлап, аңа елап торучы бер сарык очраган. – Кайсы сине үпкәләтте? Хәзер мин аңа күрсәтәм! - дигән куян.

* * *
Әтисе улыннан сорый икән:
– Имтиханыңны ничек тапшырдың?
– Искиткеч. Укытучы шаккатты. Киләсе елга тагын тапшырырга кушты.

* * *
Куян шулай бара икән урман буйлап, аңа елап торучы бер сарык очраган.
– Кайсы сине үпкәләтте? Хәзер мин аңа күрсәтәм!
– Бүре, – дип җавап биргән сарык.
– Ә-ә-ә, алай икән. Бүре әфәнде юкка үпкәләтмәс. 

* * *
Туп директор бүлмәсенең тәрәзәсенә килеп бәрелгәндә, балалар инде качышлы уйный башлаганнар иде.

* * *
Операция өстәлендә ятучы авыру сорый икән:
– Табиб, әйтегез әле, операциядән соң мин скрипкада уйный аламмы?
– Әлбәттә!
– Гаҗәп, бик кызык операция икән. Мин элек скрипкада уйный белми идем.

* * *
Балалар табибы кечкенә Кәримнән сорый икән:
– Борын һәм колакларың борчымыймы сине?
– Борчый шул, алар миңа свитерны кияргә комачаулый. 

Рәсем:  Фрипик сайтыннан алынган рәсемнәрдән коллаж.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев