Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Юл турында табышмаклар һәм мәкальләр

Йөз юл — мең хата.

Табышмаклар

Барам, барам — очы юк. (Юл.)

Ару-талу белми ул,
Бензин ягып йөрми ул.
Аның юлы тап-такыр,
Үз юлында ул батыр. (Трамвай.)

Ике аяклы үгез,
Маңгаенда куш мөгез. (Велосипед.)

Ат түгел, кешнәми,
Йөз аттан ким эшләми.
Үзе тыр да тыр.
Йә, бу нәрсә, кем әйтер? (Трактор.)

Юл мәкальләре

  • Юлны яхшы белгән арымас.
  • Йөри белмәгән юл бозар, сөйли белмәгән сүз бозар.
  • Кешенең йөреше нинди — эше дә шундый булыр.
  • Юл кешесенең юлда булуы яхшы.
  • Юлда йоклаганда, бер күзең ачык булсын.
  • Йөз юл — мең хата.
  • Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев