Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Язга багышланган викторина

Ягез, әле үзегезне сынап карагыз.

1. Календарь буенча язның озынлыгы күпме?

2. Язлар җитте, карлар эри башладылар,
Толыплылар толыпларын ташладылар;
Киемсезләр иркен йөри башладылар,
Тунсызларга нурлы көннәр килде имди.
Бу юллар кемнеке?

3. Яз көне кайсы агачның суын эчәләр?

4. Язгы йолдызлык билгеләрен атагыз.

5. Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла,
Елгалардан бозлар ага
Диңгез ягына.

Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.
Бу шигырьне кем язган?

6. Беренче язгы чәчәк?

7. Нинди кошлар яз хәбәрчеләре дип атала?

8. Төрки халыкларда яз бәйрәме ничек атала? Ул кайчан бәйрәм ителә?

9. Боз һәм кар эрде,
Сулар йөгерде;
Егълап елгалар,
Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт? —
Йә, әйтеп кара.
Бу шигъри юлларны кем язган?

10. Ак сыер торып китә,
Кара сыер ятып кала.


Җаваплар:

1. 92 көн.

2. Габдулла Тукай.

3. Каен.

4. Кучкар, үгезбозау.

5 Фатих Кәрим.

6. Умырзая.

7. Сыерчыклар, кара каргалар.

8. Нәүрүз, 21нче мартта.

9. Габдулла Тукай.

10. Кар эри, җир чыга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев