Бураннан соң
Ял бүлмәсе

Бураннан соң

Хәниф белән Мөниф бергә Ничә көрәк кар аткан?

Хәниф белән Мөниф иртән
Кар көрәргә чыкканнар,
Икесе дә кулларына
Кар көрәге тотканнар.
Бергәләп эш эшләгәндә,
Нәтиҗә була ишле:
Хәниф өч көрәк атканда,
Мөниф томыра бишне.
«Йөз көрәк кар ыргыттым!» — дип
Мактанып куйды Мөниф.
«Ә мин санап тормадым», — дип
Җавап кайтарды Хәниф...
Әгәр башваткыч яратсаң,
Санап бир әле яттан:
Хәниф белән Мөниф бергә
Ничә көрәк кар аткан?

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев