Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Болытлар ясыйбыз

Кызыклы тәҗрибә. Болытлар ясап карыйк. Шундый төрле һәм шундый матур килеп чыгалар алар.

Кирәк булачак:

сабын;

микродулкынлы мич;

Эш барышы:

Сабынны 2 минутка микродулкынлы мичкә урнаштырабыз. Тәрәзәсеннән карап тор – сабын формасын үзгәртә башлый. Ул күпергәннән-күперә, ахырдан зур бер болыт барлыкка килә. Ул сыек түгел, ә мусс шикеллерәк була. Кызыкмы? Сабында һава куыклары бар, температура югарырак булган саен, алар да зурая, шуның нәтиҗәсендә менә шундый болыт барлыкка килә. Сабын әрәм була инде, дисеңме? Юк, бу сабынның юу сыйфатларына йогынты ясамый. Юынганда мусс кебек йомшак сабын куллану рәхәтрәк тә әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев