Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

«Без дә!» уены

Алып баручы ашыкмыйча гына, кечкенә хикәя яки нинди дә булса вакыйга турында сөйли.

Уенның максаты: баланың тыңлап (ишетеп) кабул итү һәм фикер­ләү сәләтен үстерү.

Уенчылар арасыннан алып баручы сайлана. Ул, ашыкмыйча гына, кечкенә хикәя яки нинди дә булса вакыйга турында сөйли. Әгәр хикәядә балалар башкара ала торган хәрәкәт-шөгыль хакында әйтелсә, уенчылар хор белән «Без дә!» дип әйтә. Балалар эшли алмый торган эшләр турында сөйләнелсә, алар дәшми калырга тиеш. Уенчы, ялгышып, тиешле булма­ган урында «Без дә!» дисә, уеннан чыга. Алып баручы, мәсәлән, мондый хикәя сөйли: «Беркөнне мин урманга киттем (уенчылар «Без дә!» ди). Урманда мин җиләк җыя башладым («Без дә!»). Менә көчле җил чыкты (уенчылар дәшми). Яңгыр ява башлады, күк күкрәде (уенчылар дәшми). Мин агач астына кереп ышыкландым («Без дә!»). Яңгыр туктады (уенчы­лар дәшми). Ялтырап кояш чыкты (уенчылар дәшми). Мин, җиләкләремне алып, өйгә кайтып киттем («Без дә!»)». Уен җавап бирүчеләрнең берсе генә калганчы дәвам итә. Ул бала җиңүче дип игълан ителә һәм икенче уенның алып баручысы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев