Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Башваткычлар

Кара әле баш ватып...

Агачта ун чыпчык иде,

Берсен кудык, таш атып.

Ничә чыпчык калды анда,

Кара әле баш ватып.

(Бер чыпчык та калмады)

***

Елгаларның яры була,

Диңгез кайчан коры була?

(Картада)

***

Гомер буе сыртыннан таяк төшми,

Җиде яше тулып киткәч, кәҗә нишли?

(Сигезенче яшенә чыга)

***

Мәгълүм нәрсә:

Ирештерсәң,

Каз да тешли!

Беләсезме,

Судан чыккач,

Алар нишли?

(Коры җиргә басалар)

****

Бер имәндә унөч ботак,

Ботак саен өчәр алма,

Бу имәндә ничә алма?

(Имәндә алма үсми)

***

Атлар басып кына тора.

Бу бит ниндидер хата —

Сыерлар нигә ята?

(Утырып тора алмаганга)

 

АКРОТАБЫШМАКЛАР

ТАРАК

Теше кырык — тешләми.

Кулдан китсә эшләми...

***

Алтын тәкә тау шуа.

И сөенә тау шуңа...

***

Рәхәт яши бер малай, —

Тырнагы мең — яргалай.

Тау башына менә дә

Сөрмәгән җир тырмалай.

***

Ару гына бер балык

Сазда камыш аралый...

***

Кырык теше боз кебек,

Шоп-шомадыр боз кебек.

Ямьсезләрне матур итә,

Унбиш яшьлек кыз кебек.

 

ӘТӘЧ

Әйт әле, шул ни булыр:

Патша түгел — башына таҗ кигән,

Хезмәтче түгел — барысын да уята.

***

Түбәсендә тарагы,

Койрыгында урагы,

Тәпиендә сәнәге,

Шул ни булыр, йә әле?

***

Әнә килә, күреп кал:

Сөяк авыз, ит сакал.

* * *

Читән өстендә атлар

Койрыгын чәнчеп атлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев