Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Балаларга укыгыз

Әйтелешләре бер, ә мәгънәләре төрле булган сүзләрне - омонимнарны шигырь аша аңлатыгыз.

ТИЕН
Оныгымның өстәлендә
Тиен-копилка тора.
Кызчыгым аның эченә
Тиен акча тутыра.
Машина сатып алам, дип,
Тиенләп акча җыя.
Тиеннең шул эче бик зур —
Аңа күп акча сыя.

АЛМА
Алма, диләр, өзмә, диләр,
Пешмәгән алмаларны.
Тәрәз төбендә — кояшта
Мин пешерәм аларны.

ТАРТМА, БИК
Тартма, дисәләр,
Тартасы килә.
Миннән ачкычын
Яшерә нигә?
Апамның "серле
Тартма"сы биктә,
Ачып карыйсы
Килә шул бик тә.

БАШМАК
Әтием әйтә:
— Башмак кайтмаган.
Танып була, ди, 
Аны тамгадан.
Уң як колагы
Уелып кискән.
Эзләп табарбыз,
Уянгач иртән.
— Югалмаган бит,
Башмагым кайткан:
Өстәл астында
Ул качып яткан.
Башмакны алып,
Аякка кидем.
— Әти, нигә син
Көләсең? — дидем.

МАЙ
Бу бәйрәм көнен
Күптән мин көтәм.
Нәнәем коймак
Пешергән иртән.
Май белән сылап,
Өстәлгә куя.
Майлы булганга
Тамак тиз туя.
Кулымда минем —
Чәчәк бәйләме.
Шундый күңелле
Май — яз бәйрәме!

АЛ
Минем туган көнемә,
Әни, дидем, курчак ал.
Чәче сары, күзе зәңгәр,
Ә күлмәге булсын ал.

ТАБА
Безнең таба бик уңган,
Көн дә бер ризык таба.
Коймак, тәбикмәк, бәлеш
Әни пешереп ала.

ТАЙ
Мине яратып,
Уйный шаян тай.
Әниең тиргәр:
Моннан тизрәк тай.

АЙ
Ай бит урак кебек иде,
Ник түгәрәк булган ай?
Ай башында, ди әбием,
Шундый була тулган ай.

Рәсимә Ильясова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев