Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Аралашучанмы син? (тест)

Бу тест сорауларына җавап биреп кара әле.

1. Синнән сыйныфташың мәсьәлә чишү буенча ярдәм сорады. Ә син аны бик өнәп бетермисең. Ярдәм итәсеңме?
2. Җәйге лагерьда ял итәргә яратасыңмы?
3. Дустың белән көтелмәгән очрашуга һәрвакыт шатмы син?
4. Атна саен берәр бәйрәм булсын идеме?
5. Син бар белгән танышларыңны бәйрәм белән котларга яратасың, шулаймы?
6. Смс язганчы, шалтыратып сөйләшү җиңелерәкме?
7. Дусларың еш шалтыратамы?
8. «Башкалар нәрсә уйлар?» дигән сорау еш борчыймы сине?
9. Кайда гына булсаң да, сөйләшеп алырга әңгәмәдәш тиз табасың.

Бу сорауларга «әйе», «юк» дип җавап бирергә кирәк. «Әйе» — 1балл, «юк» — 0 балл.
Санадыңмы?

Әгәр дә 7-9 балл җыйгансың икән, син бик аралашучан кеше. Сине теләсә нинди компаниядә колач җәеп каршы алалар, һәрберсе синең белән аралашуга шат. Кем белән генә сөйләшә башласаң да, син аның белән утрак тел таба алачаксың. Бу бик шәп сәләт. Афәрин! 

4-6 балл. Аралашырга яратасың. Шулай ук берүзең хыялларга бирелеп, уйланып утырырга да каршы түгел. Кешеләр белән сайлап кына аралашасың. Моны минус итеп кабул итәргә кирәк түгел. Бу синең холкыңның бер сыйфаты.

0-3 балл. Син ялгызлыкны яратасың. Лидер булу — синеке түгел. Китаплар, талгын музыка, кино-сериаллар — менә синең дуслар. Ләкин бернәрсә дә тере аралашуны алыштыра алмый, исеңдә тот. 

Ничек кенә булмасын, бу бары тик тест кына. Аның җавапларына җитди карарга кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев