Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Җырчы Алсу Казанда яңа шоу тәкъдим итә

Казандагы концерт барышында Анжела Вавилова исемендәге фонд вәкилләренә Алсу бер миллион сумлык сертификат тапшырачак.

Җырчы Алсу Казанда яңа шоу тәкъдим итә. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

20 еллык иҗат эшчәнлеге дәвамында якташыбыз шулай ук Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта концертлар бирә. Әлеге тамашалар аның декрет ялыннан соң беренче чыгышлары булачак. Программаны әзерләүдә ул шәхсән үзе катнашкан.

Программаны әзерләүчеләр фикеренчә, тамашачыны югары технологияле шоу көтә. Анда Көнчыгыш һәм Көнбатыш берләштерелгән. Программага яңа композицияләр дә, шулай ук җырчының визит карточкасына әверелгән һәм бөтен кеше яраткан хитлары да кергән.

Шул ук вакытта алар да яңа яңгырашта булачак. Оркестр һәм джаз аранжировкалары бию биты белән кушылып китә. Билгеле, тамашачыны сюрпризлар да көтә. Шулар арасында продюсер һәм телевидение алып баручысы сәләтен бергә туплаган бик танылган шоуменнарның берсе дә булачак.

Концерт – хәйрия чарасы. Аннан җыелган акча балалар йортларына, интернатларга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, медицина учреждениеләренә һәм ветераннарга тапшырылачак.

Казанда концерт барышы көнендә онкология авырулы балаларга ярдәм итүче Анжела Вавилова исемендәге фонд вәкилләренә Алсу бер миллион сумлык сертификат тапшырачак.

Алсу «Россия Федерациясенең атказанган артисты», «Татарстан Республикасының халык артисты», «Иминлек өчен ЮНЕСКО артисты» исемнәренә ия. 16 яшендә ул «Евровидение» халыкара бәйгесендә катнашты һәм икенче урын яулады.

Фото: архив/Рамиль Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/09/174824/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X