Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда "Бердәм урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе башлана

300 гектар мәйданда 1,3 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла.

Татарстанда "Бердәм урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе башлана

 6 октябрь көнне Татарстанда "Бердәм урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе башлана. Массакүләм чара Питрәч районы Иске Шигали авылы янындагы участокта һәм Казанның Вахитов исемендәге скверда, ТР барлык шәһәрләре һәм районнарында узачак. Бу хакта “Татар-информ”да Татарстан урманнарыннан файдалануга багышланган матбугат конференциясендә урманнарны яңадан үстерү һәм урман утырту бүлеге башлыгы Тимур Галиев хәбәр итте.

“Россия Федерациясендә Ихтыяри зат (волонтер) елын уздыру кысаларында, шулай ук урманга сакчыл караш тәрбияләү, урман ресурсларын саклау, яңадан үстерү һәм арттыру проблемаларына җәмгыять игътибарын җәлеп итү максатыннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы массакүләм агач утырту үткәрә. Бу көнне теләгән һәркем агач утырта ала. Бияләйләр, көрәкләр, үсентеләр урында бирелә. Тулаем алганда 300 га мәйдан – Татарстан хакимиятләре быел әлеге акция кысаларында урманнарны торгызу эшләренә шул күләмдә җир бүлеп бирде. Татарстанда 1,3 млн.нан артык үсенте утырту ниятләгән. Массакүләм чара Питрәч районы Иске Шигали авылы янындагы участокта һәм Казанның Вахитов исемендәге скверда, ТР барлык шәһәрләре һәм районнарында узачак. Акциядә теләге булган һәркем яки Татарстан Республикасы кунагы катнаша ала”, - диде ул.

Тимур Галиев әйтүенчә, Питрәч районында агачлар утырту урыны файдалану чорында деградацияләнгән элекке авыл хуҗалыгы җирләре булуы сәбәпле сайланган. Әлеге җирләрне эрозиядән һәм алга таба таркалудан саклау өчен агачлар утырталар. Нигездә – ылыслы агачлар, Ауропа чыршысы, Себер карагае утырту планлаштырылган. Утырту өчен агач үсентеләре Лесхоз, Республикада эшләүче 50 питомник, Саба районында урнашкан селекцион-орлыкчылык үзәгеннән алына.

“Территориягә агач утырту өчен 40 меңнән артык утырту материалы кулланылачак. Акциядә 2000нән артык кешенең катнашуы көтелә. Татарстанда урманнарны торгызу эшләре өстенлекле бурыч санала. ТР Президенты катнашында узган “Урман утырту көне” язгы акциясе кысаларында 600 га мәйданда 2,5 млн агач утыртылды”, - дип әйтте Тимур Галиев.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/04/172796/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев