Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстан бюджетыннан субсидия алу өчен 192 коммерцияле булмаган оешма көрәшәчәк

Татарстанның Министрлар кабинетында социаль проектлар тормышка ашыручы коммерцияле булмаган республика оешмаларының конкурс гаризаларын хупладылар.

Татарстанда социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга республика бюджетыннан субсидияләр бирү өчен конкурска 192 гариза килгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс комиссиясе утырышы Татарстанның Министрлар кабинетында узды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары – конкурс комиссиясе рәисе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашты.

Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу өчен конкурска 35 муниципаль берәмлектән барлыгы 199 гариза килгән һәм теркәлгән.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субсидия социаль әһәмияткә ия проектлар

2
X