Табигый газ ягучы техникаларның халыкара автойөреше Казанга килеп җитте
4 октябрьдә Санкт-Петербургта "Моторга - газ" ("Газ в моторы") халыкара автойөрешнең финиш тантанасы узачак.
Табигый газ ягучы техникаларның халыкара йөреше Казанга килеп җитте. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин автойөрештә катнашучылар белән очрашты.
"Моторга - газ" ("Газ в моторы") иң озын автойөреш 4 сентябрьдә Кытайда башланды, колонна Кытай, Казахстан һәм Россия буенча 8,2 мең чакрым узган. Финиш тантанасы 4 октябрьдә Санкт-Петербургта узачак.
Автойөреш табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында экономияле, экологик чиста һәм куркынычсыз булуын, шулай ук газ-мотор техникасы модельләре төрлелеген, куллану үзлекләрен, сыйфатын һәм ышанычлы булуын күрсәтә.
Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев