Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Казанда Dahua Technology Кытай компаниясенең Идел буендагы вәкиллеге ачылачак

Кытай компаниясе Татарстанда “акыллы” видеокамералар җитештерә башлаячак.

Казанда Dahua Technology Кытай компаниясенең Идел буендагы вәкиллеге ачылачак. Бу хакта “Татар-информ”га биргән интервьюсында Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

Бу турыда компаниянең БДБ илләрендәге генераль директоры Чжао Шенбо белән очрашу вакытында билгеле булган.

Dahua Technology компаниясе - видеокүзәтү өлкәсендә эшләүче җитештерүче. Ул дөнья күләмендәге әйдәп баручылар рәтендә. Оешма куркынычсызлык системасы буенча дөнья базары өчен “акыллы” камералар җитештерә. Кытай компаниясе Татарстанда җитештерү ачарга һәм җиһазларны җыю белән шөгыльләнергә планлаштыра, диде министр.

Dahua Technology компаниясе вәкиллеге Идел буе федераль округының 14 төбәген үз эченә алачак. Ул Татарстанда агымдагы ел ахырында ук барлыкка килергә мөмкин. Вәкиллекне Диас Сафин җитәкләячәк. Ул башта Татарстанда “Ростелеком” компаниясен җиткәләгән иде, диде Роман Шәйхетдинов.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Кытай компаниясенең урнашу урыны турында мәсьәлә хәл ителә. Dahua Technology компаниясенә ике урын – республиканың Югары Ослан һәм Лаеш районнарында “Иннополис” махсус икътисади зонасында ике мәйданчык тәкъдим ителгән.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/04/172789/

Фото: Михаил Захаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев