Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Җиденче “Әдәби марафон” Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланачак

Катнашучыларга йөз язучының әсәрләрен укырга тәкъдим ителә.

Апрель аенда уздырылачак җиденче “Әдәби марафон” бәйгесе Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Белем.ру” оешмасы һәм “Татнетны үстерү фонды” җәмгыяте директоры Раил Гатауллин җиткерде.

“Җиденче әдәби марафон Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланачак. Катнашучыларга йөз автор тәкъдим ителә. Алар өч атна дәвамында шуларның әсәрләрен укырга тиеш. Шулай ук башка авторларны да укый алалар. Әлеге язучылар исемлеген Ленар Шәех раслады. Монда күбрәк татар әдәбиятының классик язучылары кертелде”, - диде Раил Гатауллин.

Аның сүзләренчә, әлеге бәйге моңа кадәр "Вконтакте" социаль челтәрендә генә үткәрелгән. Быел чит илләрдән, бигрәк тә Австралиядән катнашучылар күп булу сәбәпле, бу марафонны инстаграмда да үткәрергә булганнар.

“Бүгенге көндә “Әдәби марафон”да катнашырга теләк белдергән 258 кешедән гариза кабул ителде. Барлыгы биш йөздән дә ким катнашучы булмас дип уйлыйм”, - диде Раил Гатауллин.

“Әдәби марафон” бәйгесе – 2017 елдан башлап Вконтакте социаль челтәрендә даими үткәрелә торган онлайн-проект.  Җиденче “Әдәби марафон” 1 апрельдән алып 21 апрельгә кадәр узачак. Катнашучылар #татарстанкитапнәшрияты100ел хэштегын кулланырга тиеш.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/28/183481/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев