Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

2018 елда Иннополис университетын 149 студент тәмамлаган

Сессияләрен «бишле»гә бирүчеләргә Иннополиста торак алу өчен сертификат тапшырылды.

Быел Иннополис университеты бакалавриат һәм магистратура программалары буенча 149 студентны укытып чыгарган. Бу уңайдан Россиянең беренче IТ-уку йортында Matriculation Ceremony & Graduation Party 2018 бәйрәме узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Югары уку йорты 49 бакалавр һәм 100 магистр чыгарган. Яшь белгечләр «Иннополис» МИЗ резидентлары һәм Иннополис университеты компанияләре-партнерларыннан чакырулар алды. Сессияләрен «бишле»гә бирүчеләргә Иннополиста торак алу өчен сертификат тапшырылды. Уку йорты студентларга һәр уңышлы тапшырылган сессия өчен 100 әр мең сум акча бирде.

Рөстәм Миңнеханов уку йортын тәмамлаучыларны котлады, Иннополисны һәм илнең бөтен IТ системасын үстерүдә уңышлар теләде. Моннан тыш, Татарстан Президенты шәһәр үсәчәк, биредә яшәү һәм эшләү өчен уңайлы шартлар тудыруны дәвам итәчәк, диде.

 «Иннополис — зур булмаган, әмма күп күрсәткечләр буенча лидер булган үзенчәлекле шәһәр. Мисал өчен, быел яшь IТ- уку йорты Иннополис университетына укырга керергә карар иткән абитуриентлар арасында БДИ баллары буенча лидерларның берсе булган», - дип сөйләде уку йортының күзәтчелек советы рәисе Николай Никифоров.

Уку йортында бәйрәм чарасы кысаларында яңа студентларны багышлау узды. Грант сынаулары нәтиҗәләре буенча уку йортына 254 кеше алынды. Алар традиция буенча Иннополис университеты студенты антын бирделәр.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рөстәм миңнеханов иннополис