Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Хөрмәле пирог

Блогер, шагыйрә, журналист Ләйсән Фәтхи рецепты буенча тәмле пирог рецепты.

Пирог өчен кирәк була:

  • Хөрмә - 500 г
  • Йомырка - 2 шт.
  • Шикәр - 150 г (тәменчә, яки бал, мин 2 кашык бал салдым)
  • Үсемлек мае - 45 мл
  • Он (теләгән төрдә) - 350 г
  • Разрыхлитель - 15 г
  • Лимон (цедра) - 1 шт

Хөрмәнең тышын, орыкларын чистартып, эчлеген блендер белән изәбез.

Йомырка+шикәрне (бал) күпертәбез.

Лимон цедрасы, май, хөрмә, аннары он, разрыхлитель салып болгатабыз.

180 градуста 40-50 минут пешерәбез. Өстен шикәр пудрасы белән бизәргә була. Йогурт, каймак белән бирергә була.

Дымлы пирог килеп чыга, кремсыз да тәмле. 

Чыганак https://t.me/leisenfethi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев