Ташкабактан коймаклар
Ташкабак сезонында пешерә торган ризык.
Ташкабак – 2 шт.
Суган – 1 шт.
Сарымсак – 3 тырнак.
Укроп – 4 ботак.
Йомырка – 4 шт.
Он – 100 гр.
Тоз, борыч – тәменчә.
Кыздыру өчен көнбагыш мае – кирәгенчә.
Эш барышы:
Ташкабакны юып, эре угычтан чыгарырга, согын сыгарга.
Суган, сарымсак һәм укропны ваклап турарга.
Барлык ингредиентларны бергә кушарга һәм бүлмә температурасында 5 минут тотарга.
Коймакларны уртача кызуда ике яклап алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. Табынга каймак яисә йогурт белән бирергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев