Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Тәмле, йомшак кабартма пешерәбезме?

Йомшак, җиңел, авызда эреп китә торган искиткеч тәмле кабартма пешерү рецептын сезнең белән дә бүлешәбез, дуслар!

Иң элек түбәндәге ингредиентларны әзерлибез.

Он – 400 грамм; коры чүпрә – 2 чәй кашыгы; шикәр комы – 3 аш кашыгы; тоз – 0,5 чәй кашыгы; җылы сөт – 1-2 стакан; йомырка – 3 данә; ванилин – бер чеметем; кыздыру өчен үсемлек мае.

Он, чүпрә, җылы сөт, тоз, шикәр комы, йомырка һәм ванилинны блендерда болгатып, камыр басабыз. Аны пленка белән каплыйбыз да бер сәгатькә күперергә куябыз.

Күпереп менгәч, тактага он сибәбез һәм камырны юка итеп җәябез. Түгәрәкләр ясап, аларның урталарын да тишеп, кабат 10-15 минут күпертеп алабыз. 

Чәйләрегез тәмле булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев