Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Солы печеньесы пешерәбез

Ирис тәме килеп тора торган солы печеньесы рецепты.

Әлеге рецептны шагыйрә Ләйсән Фәтхетдинова үзенең телеграм каналына куйган.

«Солы печеньесы пешереп алдым, тәмле булды, рецептын сезгә дә куям» дип язган ул.

Печенье пешерү өчен кирәк була:

  • 1 йомырка
  • 2-3 аш кашыгы шикәр комы
  • 1 аш кашыгы бал
  • Бераз ванилин,
  • тоз
  • Ярты чынаяк сары май, эретеп (150 гр тирәсе)
  • Солы ярмасы 2 стакан (±)
  • Бодай оны 3 аш кашыгы

Солы озак пешә торган иде, камырны блендер белән болгатып ясадым, шулай вакланды, яхшырак булды.

Камыр сыек булмасын, артык каты да булмасын, шуңа карап солы күләмен чамалагыз. Солының эрелеге, ваклыгыннан да тора.

Морозильникта ярты сәгать тоттым, шарчыклар ясап 180 градуста пешердем. Балалар бик яратты, иң мөһиме! Ирис тәмнәре килеп китә.

Пп булсын дисәгез, шикәрсез, бодай оныннан башка да ясарга була. Әмма болай яхшырак килеп чыга, һәркем үзенчә карасын.

Тәмле рецептлар карар өчен  шушында бас.

Ләйсән Фәтхетдинова иҗаты.

Исемең Ләйсән булыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев