Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Шоколадлы кекс

Календарь битләрендә хәтта шоколадлы кекс көне дә бар икән бит.

Ул – 15нче ноябрь икән. Шуның өчен бик тиз әзерләнә торган рецепт тәкъдим итәбез. Моның өчен безгә кирәк булачак:

Он – 70 гр
Какао порошогы – 15 гр
Шикәр – 60 гр
Йомырка 1 данә.
Сөт – 40г
Көнбагыш мае – 30 гр
Камыр көпшәкләгеч – 2 гр
Бер чеметем тоз.

Барлык ингредиентларны барлап, эшкә тотынабыз. Иң башта он белән камыр көпшәкләгечне илибез, өстенә какао порошогы, шикәр һәм тоз салабыз. Барысын бергә яхшылап болгатканнан соң, йомырка, сөт һәм көнбагыш мае кушып җибәрәбез. Камырны яхшылап күпертеп алабыз.

Консистенциясе буенча, эретелгән шоколад кебек масса килеп чыга. Хәзер касәләргә камыр салабыз һәм микродулкынлы мичкә озатабыз. Камырны савыт тулганчы түгел, ә яртысына җиткәнче генә салу мөһим, чөнки аның әле кабарып пешәсе бар. Кекслар якынча 3-5 минут эчендә пешеп чыга. Әзер булгач, өстенә куертылган сөт салып яисә шоколад сибеп ашарга мөмкин. Тәмле булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев