Роллы ясыйбыз
«Сез роллы, суши ашарга яратасызмы? Менә мин ашарга гына түгел, пешерергә дә яратам. Әйдәгез сезне дә өйрәтәм!» дип яза Фирүзә Ибраһимова.
Кирәк булачак:
Дөге - 1 стакан
Су - 1,5 стакан
Дөге уксусы - 2 зур кашык
Тоз - 2 чәй кашыгы
Шикәр комы - 2 зур кашык
Нори - 4 шт
Эреткән сыр "Hochland"
Панировка
Йомырка - 1 шт
Эчлеге үзегездән тора
Минем:
Кыяр - 1 шт
Краб таякчыклары.
Дөгене юабыз һәм газ өстенә әкрен утта пешәргә куябыз. Кайнап чыккач, капкачын ябып 1 минут пешерәбез һәм сүндерәбез. Уксус, тоз, шикәрне бергә бутыйбыз һәм шуны дөгегә салабыз.
Өстәлгә норины куябыз һәм өстенә дөгене бүлеп салабыз. Кулларны юешләтеп дөгене бөтен җиренә таратабыз. Өстендә 2 см калдырабыз. Эчлегебезне бер рәткә тезәбез, ә сырны нәзек иттереп кондитер пакетыннан салабыз. Төрәбез! Панировка әзерлибез, җәйпәк савытка салабыз. Ә күкәйне туглыйбыз. (Булмаса, ипи яисә батонны духовкада киптереп, мясорубкадан чыгарабыз) Роллыларны башта күкәйдә, ә аннары панировкада тәгәрәтәбез һәм табада кыздырабыз. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев