Пончик пешерәбез
Фирүзә Ибраһимовадан пончик пешерү буенча бик җиңел генә рецепт. Телне йотарлык була!
Кирәк булачак:
Сөт - 125 мл
Он - 320 гр
Шикәр комы - 30 гр
Чүпрә - 7 гр
Сыер мае - 45 гр
Тоз, ванилин әз генә
Йомырка - 1 шт
Көнбагыш мае
Барсын да бергә миксер белән бутыйбыз һәм җылы урынга 30-45 минутка куябыз. Әзер камырны 6-10 миллиметрлы калынлыкта җәябез һәм кисәбез. Махсус кискеч белән, яисә ике төрле савыт белән кисәргә мөмкин. Кисеп бетергәч, табада майны җылытабыз. Кайнар майга берәм-берәм безнең пончикларны салып кыздырабыз. Теләгәнчә бизибез. Мәсәлән, минем кебек ак шоколад эретергә мөмкин. Чәйләрегез тәмле булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев