Балалар нагетсы дигән ризыкны бик ярата. Шуны өй шартларында бик тиз, җайлы итеп әзерләү ысулы бар.
Тавык түшкәсен (1 куриная грудка) шакмаклап, ваклап турарга. 
Шуңа бер йомырка сытарга, 3 аш кашыгы он өстәргә.
150 грамм каты сырны угычта уып кушарга.
Тоз, борычны тәменчә салырга.
Барысын бергә болгатып, майлы табада кыздырырга.
Кайнар килеш бигрәк тә тәмле!
Ашларыгыз тәмле булсын!
@inziliaakhmetgaraeva рецепты һәм фотосы
Нет комментариев