Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Нәрсә ул трайфл?

Трайфл – Даниядәге традицон десерт.

Кирәк:

әчкелтем алмалар — 1 кг;

ак май — 100г;

майлы сөт өсте ( 35%) — 300мл;

панировка өчен сохари — 120г;

шикәр комы — 0,75 стакан;

су — 0,75 стакан;

ванилин.

Эш барышы

Алмаларны чистартабыз да шакмаклап турыйбыз. Дүрт аш кашыгы шикәр комы, су һәм ванилин өстибез. Алмаларны 20 минут сүрән утта пешерәбез. Аннары блендер белән изеп алабыз.

Табада ак май эретәбез. Аңа шикәр комы һәм сохари салабыз да кыздырабыз. Ул алтынсу төскә керергә тиеш. Сөт өстен миксер ярдәмендә күпертәбез. Десертны рәт-рәт итеп җыябыз: алма, сохари, сөт өсте. Трайфлны әзер булу белән табынга чыгарсагыз сохарилары кетердәп торыр.

Өстен шоколад вакы яки башка җиләк-җимеләр белән бизәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев