Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

«Мәрмәр» печенье рецепты

Бик җиңел пешерелә торган тәмле печенье рецепты. Рецептны Германиядә яшәүче татар кызы тәкъдим итә.

1. Саналган бар коры ингредиентларны бергә кушып болгатырга (иләп чыгарырга да мөмкин).
2. Аерым савытта йомшак ак майны (эретергә кирәкми, ул бүлмә температурасында, йомшак булырга тиеш) миксер белән күпертеп алырга. Шунда ук йомыркаларны сытарга, болгатырга.
3. Май+йомыркалар янына коры ингредиентларны өстәргә, болгатырга.
4. Камырны 20 минутка туңдыргычка яки 1,5-2 сәгатькә суыткычка алып куярга.
5. Камырдан 40г-лы шарчыклар ясарга һәм бик яхшылап, жәлләмичә шикәр онында (пудра) әвәләргә. Бу камырдан якынча 14 печенье чыга.
Шарчыкларны табага ара калдырып тезәргә, пешкәндә алар җәелеп китә. 180° җылытылган мичкә 12 минутка озатырга.

Пешеп чыкканда печенье бик йомшак була, аны табадан алмый бераз тотарга, тышы кирәгенчә катып китәр.
Игътибар! Рецепт авторы сүзенчә, бу печенье газ мичендә тарала, электр мичендә генә пешерергә.

Башка тәмле рецептлар биредә: Тәмле булсын!

Рецепт @ashsu_tatar сәхифәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев