Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Меренга рулеты

Балык Бистәсе районы Балтач авылыннан хәбәрчебез Мостафина Миләүшә тәмле рецепт белән бүлешә.

200 гр йомырка агы,
1 чәй калагы лимон согы,
300 гр шикәр пудрасы.

Шуларның барысын миксер белән күпертергә. Миксерны сүндерергә 2 минут кала, 2 аш кашыгы кукуруз крахмалы өстәргә. Әзер массаны кондитер кәгазе өстенә тигезләп җәябез дә противеньга куеп 150 градуста, 35 минут пешерәбез.

Крем ясау.

200 мл 33 %лы сливки 
3 аш кашыгы шикәр пудрасы
250 гр творожный сыр.

Миксер белән күпертергә.

Рулет суынгач, аның өстенә кремны ягабыз да рулетны төрәбез. Өстен әчкелтем җиләк-җимеш белән бизибез.

Мостафина Миләүшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев