Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Кыстыбый пешерәбез

Кыстыбыйны табынга кайнар ки­леш чыгаралар. Янына эретелгән ат­ланмай куйсаң да ярый.

Сиңа төче камыр, бәрәңге, сөт, атланмай, башлы суган, тоз, бо­рыч кирәк булыр.

Камырны якынча 75 г лы ки­сәкләргә бүл. Һәрбер кисәкне, җәеп, кызган коры табага сал. Аның баш­та бер ягын, аннары икенче ягын пе­шереп алырга кирәк. (Кызган таба, газ плитәсе янында эшләгәндә, сак бул. Әниең, апаң яисә дәү әниеңнән ярдәм сорасаң да була.) Әзер җәй­мәләрне, суынмасын һәм йомшак булсын өчен, яхшылап тастымалга төреп куй.

Кыстыбыйның эченә салу өчен, бәрәңге боламыгы әзерләргә кирәк.

Моның өчен бәрәңгене, юып, чис­тартып, пешерергә куй. Ул арада, бераз сөт кайнатып, суганны турап һәм кыздырып алсаң була. Бәрәңге пешеп чыккач, аның суын түк, ях­шылап төй. Соңыннан кайнар сөт, атланмай, кыздырылган суган сал, тоз, борыч сип, аннары барысын бергә болгат. Эчлек әзер.

Хәзер инде кыстыбый ясарга да вакыт. Җәймәнең яртысына бәрәң­ге боламыгын як һәм икенче ярты­сы белән капла. Бөкләгән җирдән сынмасын өчен, кыстыбыйны ка­мыр кайнар булган чакта ук ясарга кирәк.

Аннары, кыстыбыйның ике ягын да эретелгән атланмай белән май­лап, табага тез һәм, өстен ябып, 10— 15 минутка газ миченә тыгып куй.

Кыстыбыйны табынга кайнар ки­леш чыгаралар. Янына эретелгән ат­ланмай куйсаң да ярый.


Фото Татары Пензы төркеме


 

Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев