Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Кузгалак салаты ясыйбыз

Бакчада, тәмле булып яшь кузгалаклар чыгып килә. Ул бик тә файдалы.

Үсемлек составында уникаль витамин-минераль комплексы бар: Са, К, Mg, Fe, Тиамин, Рибофлавин, аскорбин кислотасы, К витамины. PP витамины.

Бүген әнә шул файдалы кузгалактан тәмле салат эшлибез.

Кирәк булачак:

кузгалак – 100г,

консерваланган кукуруз – 200г,

кыяр – 200г,

йомырка – 2 шт,

майонез яки каймак – 70-100г,

каты сортлы сыр – 100г,

тәм өчен тоз, борыч.

Йомыркаларны пешерергә куябыз. Алар әзер булганчы, кыярны шакмаклап турыйбыз, сырны угычтан чыгарабыз. Кукуруз салабыз. Кузгалакны турамыйбыз, ә кул белән вак-вак кисәкләргә өзгәлибез. Йомырканы вак итеп турыйбыз. Барлык ингредиентларны кушып, өстенә каймак яки майонез салабыз.Тоз, борыч сибәбез. Салатны яхшылап болгатабыз да суыткычка куеп торабыз. Бу бик туклыклы һәм тәмле ризык. Ясап карадыгызмы, ошадымы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев