Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Колбаса һәм сыр белән катламнар

Чаллының 4нче «Шаянкай» балалар бакчасына йөрүче Шелепева Аня менә шундый тәмле әйбер пешерергә өйрәтә.

Кирәкле ингредиентлар: 


1. 500 гр ачыткылы катламлы камыр. 
2. Сыр 100 гр. 
3. Колбаса яки ветчина 150 гр. 
4. Йомырка сарысы 1 шт. 
5. 2 аш калагы сөт 
6. 3 аш калагы он
7. Кунжут 
8. Яхшы кәеф 

Колбаса һәм сырны угычтан чыгарабыз, тирән савытка салып болгатабыз.

Камырны 3-4 мм калынлыкта җәябез. 10га 20 см итеп кисәкләргә бүләбез.

Кисәкләргә колбаса белән сыр салабыз. Өсләрен камыр белән каплыйбыз. Кырыйларны чәнечке белән басабыз. Өстенә пычак белән 3 сызык ясыйбыз.

Табага азрак он сибәбез. Катламнарны табага тезәбез. Өстен 2 аш калагы сөт, йомырка сарысы катнашмасы белән майлыйбыз. Кунжут сибәбез. 20-30 минутка, алтын төскә кадәр 160-180 градуска кадәр җылытылган мичкә куябыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Чаллы шәһәре, 4нче «Шаянкай» балалар бакчасы, 7нче төркемдә тәрбияләнүче Шелепева Аня. Төркем тәрбиячесе – Моторина Елена Викторовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец, Аня, уңган кыз икәнсең!