Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Клярда кыздырган ташкабак

Бу ризыкны аерым гына яки гарнир итеп ашарга була.

Бер яшь ташкабак,
1 йомырка,
2 аш кашыгы он,
4 тырнак сарымсак,
кара борыч, тоз,
сыек май.

Соус өчен:
1 аш кашыгы каймак,
4 аш кашыгы майонез
2-3 тырнак сарымсак.


Ташкабакны боҗралап турыйбыз һәм тоз сибәбез. 
Кляр әзерләү өчен бер савытка йомырка сытып, аңа тоз, борыч, он өстибез һәм болгатабыз. Вакланган сарымсак салабыз.
Ташкабак боҗраларын клярга манып алып, кызган табага тезәбез.
Бер ягы кызаргач, икенче ягын әйләндереп, табаның капкачын каплыйбыз да пешереп бетерәбез.
Соус өчен 1:4 исәбеннән каймак һәм майонезны бергә болгатабыз. Изелгән сармсак салабыз.
Ташкабак боҗралары өстенә соус ягарга яки соуска манып ашарга да була.
Ашларгыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев