Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Җиләкле суфле

Тәмле десерт рецепты.

Кирәк булачак:

  • Син яраткан җиләк — 300г.
  • Каймак — 200г.
  • Желатин — 10г, яки бер чәй калагы агар-агар.
  • Су — 70г.
  • Шикәр комы — 2 аш кашыгы, яки бал.
  • Ванилин — бер чеметем.

Суга желатинны салып куябыз. Ул анда эрегәнче, җиләкне чистартып, блендер белән изәбез.

Аңа каймак, шикәр комы, ванилинны салып болгатабыз. Желатинлы суны плитәдә җылытып алабыз. Кайнатып чыгарырга ярамый.

Ул бераз суынгач, җиләкле массага әкрен-әкрен генә болгата-болгата кушабыз. Аннары җиләкле каймакны матур савытларга салып 3-4 сәгатькә суыткычка куябыз.

Шуннан соң тәмле десерт әзер. Син аның өстен үзең теләгәнчә бизи аласың. Төрле җиләкләр, шоколад, зефир, мармелад белән бизәргә була. Тәмле булсын!


Ай Кызы рецепты һәм фотолары.

Тагын күбрәк рецептлар Ай Кызының шәхси блогында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев