Япон салаты «Кани сарада» ясыйбыз
Тәмле булсын!

Япон салаты «Кани сарада» ясыйбыз

Бу салатның төп ингредиентлары – краб таякчыклары, кыяр һәм болгар борычы.

Бу салатның төп ингредиентлары – краб таякчыклары, кыяр һәм болгар борычы. Төрле рецептларда бу ингредиентларга тагын помидор, брокколи, кишер, консервланган кукуруз салып ясала торганнары бар.

Ә безнең салат өчен кирәк була:

  • краб таякчыклары
  • кыяр
  • болгар борычы
  • помидор
  • яшел суган
  • майонез, төелгән кара борыч, лимон согы.

Барлык ингредиентларны турап, тәлинкәгә салабыз һәм майонез, төелгән кара борыч, лимон согы салып болгатабыз. Өстенә кунжут орлыгы сибеп бизәргә мөмкин. Ашларыгыз тәмле булсын!


Нет комментариев