Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

«Гусеница» (тәмле чылбыр) пешерәбез

Мин – Нәргизә, пешеренергә яратам. Бүген без сезнең белән, әйдәгез, бик тәмле ашамлык – «гусеница» (тәмле чылбыр) пешереп карыйбыз.

Кирәк булачак:

 – камыр 250 мл;

– 4 сосиска;

– 1 йомырка.

 Камырны җәябез һәм дүрткә бүләбез. Йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Камыр кисәкләренә йомырка агы сылыйбыз.

Камыр белән сосисканы төрәбез һәм 1 см калынлыкта кисәкләргә бүләбез. Тик бүлемтекләрне кисеп бетермибез. Түгәрәкләрне ике якка аерып, гусеница-чылбыр ясыйбыз. Һәм йомырка сарысы сөртәбез. Духовкага тыгып, 180 градуста 15-20 минут пешерәбез. Тәмле булсын, дусларым!

Нәргизә Гарипова, Минзәлә шәһәре гимназиясе, 4нче сыйныф. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев