Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Гречаники пешерәбез

Тәмле һәм файдалы рецепт.

  • 500гр ит фаршы
  • 150 гр карабодай
  • 2 йомырка
  • 2 суган
  • 200 гр томат соусы
  • тәменчә тоз, борыч
  • панировка өчен он
  • сыек май.

Карабодайны пешереп, суытырга. 1 суган кушып чыгарылган фаршка ике йомырка, тоз, борыч өстәп, яхшылап болгатырга. 

Карабодайны да кушып тагын болгатырга.

Килеп чыккан массадан котлетлар ясап, ондә әвәләп, ике яклап майда кыздырырга.

1 суганны ярымбоҗралап турап, томат пастасы белән кыздырга да өстенә котлетларны тезеп, 20-25 минут томалап пешерергә.

Ашларгыз тәмле булсын!

Ләйлә Абдуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев